30 мартта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә 2022 елның декларацион кампаниясенә, ришвәтчелекне, мәнфәгать каршылыкларын булдырмауга багышланган семинар узды.
Министрлык һәм ведомство астында булган учреждениеләр хезмәткәрләре алдында коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча ТР Президенты Идарәсе коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша һәм ТР прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәү буенча надзор бүлеше прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов чыгыш ясадылар.
Семинар барышында ТР дәүләт хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары керемнәре, чыгымнары һәм милке турында белешмәләр бирү буенча проблемалы сораулар, шулай ук мәнфәгать каршылыкларын булдырмау, хәл итү мәсьәләләре күтәрелде.