ТР ПБФ 2021 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов 2021 елда оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Узган елда Фонд тарафыннан 10 гариза кабул ителде, векторлы метабелешмәләр һәм ике интерактив карта: берсе – республикада генпланнар һәм ПЗЗ тулылыгын күрсәтүче, икенчесе – ПБФ материаллары тупланган карта бастырылды. ТР чиген билгеләү өчен Росреестр идарәсеннән 1200 данә материал алынып, цифрлаштырылды. Фонд материалларының гомуми күләме 310 ГБ тәшкил итте.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли телләрендә торак пунктлар атамалары каталогын булдыру  дәвам итә. Хәзерге вакытта 33 районда башка милләтләр күпләп яшәүче 380 торак пункт табылды. Районнардан кирәкле мәгълүмат алганнан соң, әлеге атамалар Россиянең башка (милли) субъектларына тикшерүгә җибәрелеп, Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогына кертеләчәк.

Татарстан чиген билгеләүгә килгәндә, сорауларның 98% инде чишелгән. Башкортостан, Марий Эл, Чуваш республикалары, Самар өлкәсе белән чикнең эш проекты расланган. Ульяновск өлкәсе белән эш проекты килешенгән, Киров өлкәсе белән – эшләр тәмамланып килә. Удмуртия буенча төп сорау – Әгерҗе шәһәре кырыеннан узучы чик – хәл ителде, тагын 12 бәхәсле участок кала. Оренбург өлкәсе белән декабрь ахырында субъектлар арасында чикне билгеләү буенча килешү имзаланды.

Хисапта оешманың финанс, сатып алу, кадрлар, хокук эшчәнлеге, шулай ук шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү, сайтны яңарту турындагы барлык мәгълүмат күрсәтелде. Доклад 2022 елга планлаштырылган бурычлар һәм максатлар исемлеге белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International