Татарстан һәм Чуваш Республикалары арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешү төзеләчәк

2022 елның 4 марты, җомга

Бүген Татарстан һәм Чуваш Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышында ике як вәкилләре РФ субъектлары арасындагы Килешү төзеп, аны имзаларга килешенде.

Республикалар арасындагы чикнең озынлыгы 536 км тәшкил итә. Чиктә Татарстанның Апас, Буа, Яшел Үзән, Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары урнашкан. 2019 ел ахырында ТР Пространство белешмәләре фонды Чуваш Республикасы белән чикне билгеләү эшләрен беренчел картографик һәм кадастр материалларын җыю, анализлаудан башлап җибәргән иде. Ул вакытта чиктә 122 проблемалы участок табылды. Сөйләшүләр, картографик материалларны өйрәнүләр юлы белән, шулай ук ортофотоплан материалларын игътибарга алып, барлык проблемалар хәл ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International