Татарстан чиген билгеләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнаштылар. Киңәшмәгә видеоэлемтә ярдәмендә ТР Президент Аппараты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе дә кушылды.

Очрашу барышында Оренбург өлкәсе белән чикнең җир эшләрен формалаштыру буенча сораулар күтәрелде. Чуваш Республикасы һәм Самара өлкәсе белән килешүләр төзү процессын, шулай ук Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән чикне билгеләү эшләре каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар схема нигезендә теркәлгән һәм чик проекты белән кисешүләре булган урман кишәрлекләрен дә (Самара өлкәсендә - 1, Марий Эл Республикасында 3 участок) телгә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International