Росреестрда ЕГРНга кертелергә тиешле документларны хәзерләү сорауларын карадылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү турында киңәшмә узды.

Биредә Росреестр җитәкчесе урынбасары Т.Громова, Россиянең Икътисади үсеш министрлыгының Территориаль үсешне планлаштыру Департаменты директоры урынбасары А.Никифоров, Кадастр палатасы директоры урынбасары К.Литвинцев, ТР Президенты ярдәмчесе Р.Мирзакриев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары М.Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Аралашу дәвамында доклад белән чыгучылар ФГИС ТПда булган торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне хокук теркәүче органнарга юллау, шулай ук Кадастр палатасы тарафыннан территориаль планлаштыру документлары проектын килештерү процессы турында мәгълүмат җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International