2021 елның 21 декабрендә кабул ителгән №414-ФЗ законы 2023 елдан регионнарның хакимият органнрын оештыру гомуми принциплары турындагы Законны алмаштырачак.
Яңа закон буенча башкарма хакимият федераль органнары үз вәкаләтләрен регион хакимияте, җирле үзидарәләре органнары белән берлектә башкарып, регионның ачык хакимияте бердәм системасын булдырырга тиешләр.
Регион хөкүмәте органнары системасына законлы орган, югары вазыйфаи зат, югары башкарма орган һәм башка хакимият органнары керә. Регион башлыгы һәм закон чыгару органы депутатлары вәкаләтләре срогы 5 ел тәшкил итәчәк. Югары вазыйфаи зат регион хөкүмәтен формалаштыру һәм тарату буенча карар кабул итә ала.