ТР ПБФ хезмәткәрләре өчен цифрлы үзгәреш кысаларында онлайн укулар оештырылды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

“ТР Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре Stepik Россия белем бирү платформасында яңа белемнәр үзләштерә.

Декабрь аенда Фондның персонал белән идарә итү бүлеге тарафыннан хезмәткәрләнең белем дәрәҗәсен үстерү һәм профессиональ компетенцияләрен киңәйтү максаты белән массакүләм укулар оештырылды. Алар “Цифрлы үзгәреш” программасы кысаларында үтә.

Барлыгы 50ләп курс сайланылды, темалары да төрле: “Рус теле”, “Инглиз телен кабатлау”, “Персонал белән идарә итү”, “Big Data”, “Лидерлык һәм команда туплау”, “Башлангыч дәрәҗәдә веб-разработка: HTML и CSS”,  “Excel файдалы функцияләре”, “Интерфейс дизайны нигезләре” һәм башкалар.

Курсларны тәмамлау сертификатларын хезмәткәрләрнең 73% инде кулларына алды, калганнарның укулары гыйнвар аенда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International