Татарстан һәм Киров өлкәсе эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан һәм Киров өлкәсе чиген билгеләү сораулары буенча эш төркеме утырышын үткәрде.

Киңәшмәдә Киров өлкәсе һәм министрлык вәкилләреннән тыш ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге дә - директор Айрат Усманов, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, хокукый эшләр һәм стандартлар чыгару бүлеге җитәкчесе Татьяна Яковлева катнаштылар.

Очрашу барышында катнашучылар Киров өлкәсе тарафыннан әзерләнгән тәкъдимнәрне карап, бәхәсле сорауларны да тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International