23 ноябрьдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасындагы чикне билгеләү буенча эшлекле киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, министр Фәнил Әһлиуллин, министр урынбасары Максим Рогожкин, "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Руслан Комаров, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты хокукый идарәләре, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре, шулай ук чиләрне билгеләү сораулары буенча җаваплы башка җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Очрашу барышында Киров өлкәсе әзерләгән тәкъдимнәр каралды, аларның кузаллаулары өйрәнелде.
Аңа кадәр Киров өлкәсе вәкилләре субъектлар арасындагы чикне кую буенча сөйләшүләрнең төгәлләүче раундын үткәрергә, дигән тәкъдим белән чыккан иде.