ТР Хөкүмәте йортында генпланнар эшләү һәм чикләрне билгеләү сорауларын күтәрделәр

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләре буенча хисап тотты.

Торак пунктлар чикләре турында

Бүгенге көндә ЕГРНда 294 муниципаль берәмлеккә керүче 3119 торак пунктыннан 1059 т.п. чикләре турында белешмәләр бар. 293 поселениенең генпланы хәзерге вакытта эшләнелеп килә, бу меңнән артык торак пункт чикләрен кадастр исәбенә алырга ярдәм итәчәк.

2018 елдан алып барлыгы 130 ПЗЗ килешенгән. Әмма кадастр хисабына нибары 15 территориаль зона гына кертелгән. Фәнил Әһлиуллин моның берничә төп сәбәбен ачыклады: территориаль зона чикләре турында белешмәләрнең килешенгән ПЗЗ материалларында булмавы, башкарма комитетларның әлеге чикләр турындагы мәгълүматны ЕГРНга җибәрмәве, яисә, кире кайтарылган документларны  камилләштереп, яңадан эшкә җибәрмәү.

Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстан чикләрен билгеләү буенча да хисап тотты. Республика чигенең гомуми озынлыгы өч мең ярым километрдан артык.  

Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшләре барышында 570 бәхәсле участок табылды. Шуларның 90% инде хәл ителде, калган 29 участок буенча сөйләшүләр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International