2021 елның 17 ноябрендә Дәүләт Думасына “Геодезия, картография, пространство белешмәләре законына һәм РФ аерым закон чыгару актларына төзәтмәләр кертү турындагы” Федераль законына һәм “РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы" хөкүмәт закон проекты кертелде.
Закондагы төзәтмәләр геодезия һәм картография өлкәсендә аңлатмаларны аныклый һәм дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм алар астында эшләүче оешмалар тарафыннан пространство белешмәләрен саклау һәм алар белән эшләү өчен чит ил программаларын куллануга чикләүләр кертә.
Шул ук закон геодезия һәм картография өлкәсендә эшләүче оешмалар өчен әлеге эш нәтиҗәләрендә җыелган мәгълүматны федераль пространство белешмәләре фондына тапшыруны йөкли.
Әлеге закон проекты таләпләре 2023 елның 1 мартында эшли башлаячак, дип планлаштырыла.