Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия Республикалары арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә ярдәмендә очрашуда Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар чикне билгеләү турындагы килешү проектын хәзерләү буенча килеп туган сорауларны күтәрде, әлеге документ буенча тәкъдимнәр тә әйтелде.