Министрлыкта Татарстан чикләрен билгеләүче эш проектларын тикшерделәр

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Башкортостан, Марий Эл республикалары һәм Самара өлкәсе белән Татарстан чикләрен билгеләүче эш проектларын раслау буенча чираттагы киңәшмә үтте.

Татарстан Республикасаның Пространство белешмәләре фонды тарафыннан күрше өч субъект белән чикләрнең график сурәтләре хәзерләнде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән Башкортостан чигенең озынлыгы 493 км,  Марий Эл белән – 335 км, Самара өлкәсе белән – 388 км тәшкил итә. Әлеге чикләрнең проектлары барлык яклар белән дә алдан килештерелгән иде.

Алга таба, килешүләргә кул куелганнан соң, башкаручылар тарафыннан җир төзелеше эшләре хәзерләнеп, Росреестрга экспертизага юнәлдереләчәк. Уңай җавап килгән очракта, субъектлар чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 2022 елның 1 кварталында кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International