2022 елның гыйнварендә Гайдар форумы кысаларында "Цифрлы югарылыклар" IT-проектлар премиясе финалы үтәчәк.
Әлеге премия бизнес нәтиҗәлелеген үстерүне, дәүләт структуралары эшчәнлеген камилләштерүне, шулай ук кеше яшәешенең социаль аспектларын үстерүне тәэмин итүче IT-разработчиклар арасында конкурс буларак оештырылды.
Конкурста Россиядә теркәлгән физик һәм юридик затлар катнаша ала. Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- Мәктәп белеме өчен иң яхшы IT-карар;
- Югары белем өчен иң яхшы IT-карар;
- Өстәмә белем өчен иң яхшы IT-карар;
- Сәламәтлек саклау өчен иң яхшы IT-карар;
- Транспорт өчен иң яхшы IT-карар;
- Уңайлы һәм имин яшәеш өчен иң яхшы IT-карар;
- Акыллы шәһәр өчен иң яхшы IT-карар;
- Кече бизнес өчен иң яхшы IT-карар;
- Иң яхшы дәүләт сервисы;
- Энергетика өчен иң яхшы IT-карар;
- Цифрлаштыру терәге.
Бәйге турында тулырак https://digital-summit.ru/ сайтында укый аласыз. Гаризалар 2021 елның 23 декабренә кадәр кабул ителә.
Катнашу бушлай.