Министрлыкта авыл җирлекләренең территориаль планлаштыру документларын җитештерү сорауларын күтәрделәр

2021 елның 29 октябре, җомга

"ТР Пространство белешмәләре фонды"  ДБУ җитәкчелеге авыл җирлекләренең территориаль планлаштыру документларын җитештерү сораулары буенча Татарстанның муниципаль районнары башлыклары белән берлектә үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Очрашуны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.

Киңәшмә барышында генплан әзерләүне кирәк дип тапмаган җирлекләр составында урнашкан торак пунктларның чикләрен билгеләүче законопроект эшләнелүе турында әйтелде. Андый чикләрнең урнашуын текст һәм рәсем рәвешендә сурәтләп, билгеләнгән муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасын раслау юлы белән документ хәзерләнәчәк. Әлеге ысул торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү процессын күпкә җиңеләйтәчәк.

Әлеге очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлышы һәм "ТР муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International