26 октябрьдә “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару сораулары буенча киңәшмә үтте.
Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин һәм ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнаштылар. ТР Пространство белешмәләре фондыннан директор Руслан Комаров, җитештерү идарәсе җитәкчесе Инсаф Шакиров, фондны алып бару бүлеге җитәкчесе вазифаларын үтәүче Айнур Мифтахов, хокукый ярдәм һәм стандартлар чыгару бүлеге җитәкчесе Татьяна Яковлева булды.
Киңәшмә барышында торак пунктлар атамалары каталогының хәзерге торышы турында фикер алышу булды. М.Ибәтов атамалар турында мәгълүмат җыю тарихын һәм әлеге сорау буенча башкарылган эш хакында сөйләде. Шулай ук яңа белешмәләр эшләү буенча үзенең киңәшләрен дә җиткерде.
Очрашуда татар телендә географик объектлар атамаларының беренчел чыганакларын билгеләү авырлыгы һәм дәүләт телләрендә географик объектлар атамалары тәртибен хәл итүче хокукый норматив актлар җитмәве кебек проблемалар күтәрелде. Хәзерге вакытта Татарстанда торак пунктлар каталогын алып бару белән бәйле проблемалар юк, ул ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла, һәркемгә ачык. Шуңа күрә Фондның төп бурычы булып, республиканың географик объектлары атамаларын татар телендә әзләү торачак.