Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күрше регионнар – Сембер, Башкортостан һәм Удмуртия белән Татарстан чикләрен теркәү буенча эш төркеменең чираттагы киңәшмәсе узды.
Очрашу ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында үтте, шулай ук Татарстан ягыннан биредә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, министрлык белгечләре, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсе, “ТР буенча Росреестрның Федераль кадастр палатасы” ДБУ һәм Волго-Вятскуправтодор ФКУ вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан чигендәге барлык проблемалы участоклар каралды, бу – М-7 автоюлы буенча Башкортостан янындагы участок, Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе шәһәре янындагы участок һәм Сембер өлкәсендә чокырча буенча (су юлы линиясе) чик узучы урын.
Хәзерге вакытта ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан Сембер өлкәсе һәм Башкортостан белән чик проектларының ахыргы вариантлары әзерләнә, соңыннан алар субъектларга килештерү өчен юнәлдереләчәк. Әгерҗе шәһәрендәге участокка килгәндә, Удмуртия чиге узу проектын гамәлгә ашыру белән бәйле юридик сорауларны хәл итү дәвам ителә.