Министр Фәнил Әһлиуллин видеоэлемтә ярдәмендә Башкортостан вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Алардан Башкортостанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре катнашты.
Республикалар арасындагы чикнең озынлыгы 493 километр тәшкил итә. БиредәТатарстанның Азнакай, Актаныш, Бавлы, Мөслим һәм Ютазы муниципаль районнары урнашкан.
Киңәшмә кысаларында уртак чик проекты килешенде, шулай ук чикне билгеләү турындагы килешү проектына ачыкламалар кертелде.