6 октябрьдә Татарстан һәм Самара өлкәсе чиген билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды. Җыелышны министр Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.
Татарстан ягыннан биредә Президент ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, “ТР ПБФ” ДБУ, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты һәм Президент Аппараты хокукый идарәләре вәкилләре катнашты. Видео буенча Самара өлкәсенең мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокукый тәэмин итү һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре департаментлары вәкилләре, регионның Росреестр Идарәсе һәм “Самараның геодезия һәм җир төзелеше үзәге” ҖЧҖ белгечләре кушылды.
Катнашучылар тарафыннан чик узу юллары расланды һәм чикне билгеләү турындагы килешүне имзалауга хәзерләнү буенча төп сораулар килешенде.