Әгерҗе, Мөслим һәм Тәтеш муниципаль районнары территориаль планлаштыру документлары буенча хисап тотты

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Әгерҗе, Мөслим һәм Тәтеш муниципаль районнарында территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналарына кагылышлы документларны булдыру сораулары буенча киңәшмә узды. Аны министрның беренче урынбасары Артур Галиев үткәрде.

Торак пунктлар чикләре һәм территориаль зоналары турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына керткәндә килеп чыккан авырлыкларны хәл итүдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, “ТР муниципаль берәмлекләре  Советы” Ассоциациясе һәм “ТР Пространство белешмәләре Фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International