Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында чик проекты 90%ка әзер

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Самара өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында булды.

Самара өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Сергей Черепанов рәислегендә ике регионның уртак чикләрен килештерү белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында чик үтү буенча берничә бәхәсле мәсьәлә хәл ителде. Катнашучылар калган проблемалы участокларны хәл итү буенча бердәм фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International