Таһир Хөснетдинов ТР чикләрен билгеләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Киңәшмә барышында катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы чикнең бәхәсле участогы турында фикер алыштылар. Чикне билгеләгәндә, башкаручылар картографик материалларга нигезләнә, шул ук вакытта җирлектәге хәлне исәпкә алалар. «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин сүзләренә караганда, барлык вариантлар да нигезле булырга тиеш: «Берничә картографик материал нигезендә чик үтү вариантларын карарга кирәк».

Бүгенге көндә «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе чикләре проектының йомгаклау вариантын әзерли. Шуннан соң, әлеге проект кадастр палатасына кадастр кишәрлекләре киселешләрене булу, булмауга тикшерүгә җибәреләчәк. Башкаручыларга әлеге кисешүләрне нигезләргә кирәк булачак. Алга таба, проект федераль Росреестрга килештерүгә җибәреләчәк. Уңай җавап булганда, чик билгеләү турында Килешү имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International