Татарстан һәм Чуваш уртак чик билгеләгәндә бәхәсле участокларны хәл итү юлларын килештерделәр

2020 елның 5 сентябре, шимбә

"Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды" ДБУ эшче төркем утырышы барышында Татарстан һәм Чуашстан арасында чик билгеләгәндә килеп чыккан бәхәсле участокларның мөмкин булган чишелешләрен тәкъдим итте. Аны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.

Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуда Чуаш Республикасы вәкилләре дә катнашты. Барлык тәкъдимнәрне караганнан соң, күрше республика Фонд тәкъдим иткән барлык карарларны хуплады: “Бернинди бәхәсле хәлләр дә тудырмый. Сез бик җентекләп барлык мөмкин булган вариантлары да өйрәнгәнсез. Алга таба да эш шундый принцип буенча дәвам итсен дигән теләкләр бар”. Фәнил Әһлиуллин, үз чиратында, уртак чикне билгеләүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм эшләрне алга таба тәмамлау өчен бөтен көчне куярга тәкъдим итте.

Кабул ителгән карарлар нигезендә, чикне билгеләгәннән соң, проект тикшерүгә РФ Росреестр идарәсенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International