Таһир Хөснетдинов: муниципаль районнарны Фонд белән берлектә территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләү эшен җайга салырга чакырам

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров 2020 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.

Доклад белән министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул территориаль планлаштыру үсеше һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек, теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү турында сөйләде. Бүгенге көндә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрнең 24%ы гына бар. 401 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә һәм бер меңнән артык торак пункт чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк. 100 җир биләмәләреннән файдалану һәм җирлекләр төзү кагыйдәләре расланды. Әмма территориаль зоналар кадастр исәбенә бары тик расланган бер кагыйдә буенча гына куелган.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән берлектә территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын стандартлаштыру эшен алып бара. Сыйфатлы продуктны алу максатында типлаштырылган техник бирем, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләүне һәм раслауны стандартлаштыруны тәэмин итүче документлар, әлеге документларны эшләгәндә һәм раслаганда җирле үзидарә органнарының эш тәртибе турында методик рекомендацияләр эшләнде. Шулай ук муниципалитетлар вәкилләрен укыту үткәрелде, генераль планнар проектларын тикшерү алып барыла, инвесторлар эзләгәндә ярдәм күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International