ВКС режимында программа белән тәэмин итү презентациясе узды. Әлеге программа нигезендә Казан шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасы эшли.
2018 елның 3 августындагы 342-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасын алып бару муниципаль дәрәҗәдән төбәккә күчә. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмә буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды” ДБУ белән берлектә Дәүләт шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын гамәлләштерү буенча эш алып бара. Бүгенге көндә төрле вариантлар буенча фикер алышалар, система уңышлы булдырылган һәм эшли торган башка субъектларның тәҗрибәсе өйрәнелә.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе өйрәнелде, хәл ителә торган бурычлар структурасы һәм спектры буенча асылда муниципаль дәрәҗәдә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасы булып тора, аны Татарстан Республикасының башка муниципаль районнары, беренче чиратта Казан агломерациясе составына керүче территорияләргә уңышлы тиражларга мөмкин.