Фонд геодезия һәм картографик эшләр башкару өчен лицензия алды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ лицензия алды, аның нигезендә дәүләт топографик карталарын яки дәүләт топография планнарын, дәүләт геодезия челтәрләрен, дәүләт нивелир челтәрләрен, махсус билгеләнештәге геодезия челтәрләрен, шул исәптән дифференциаль геодезия станцияләре челтәрләрен, Россия Федерациясе дәүләт чиген, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү, үзгәртү һәм төгәлләштерү эшләрен башкара ала.

Әлеге документны алу өчен төп таләпләр-учреждениенең картографик-геодезия эшчәнлеге өлкәсендә законнарда билгеләнгән белгечлекләр исемлегеннән белемгә ия профессионаллар һәм аларда тиешле җитештерү тәҗрибәсе булу, шулай ук техник чаралар һәм кирәкле геодезия җиһазлары булу. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе планнан тыш тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча ДБУ «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ның барлык закон таләпләренә туры килүе ачыкланды.

Әлеге документ булу безнең учреждениегә картографик-геодезия эшләрен нәтиҗәле башкару өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International