ТР Дәүләт Советы аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон кабул итүне хуплады

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Лаеш муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын әзерләде.

Закон нигезендә, Казан һәм Лаеш муниципаль берәмлекләрендә, Матюшино авыл җирлегендә җәмәгать тыңлаулары узды, анда әлеге закон проекты хупланды.

Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды, анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Инсаф Шакиров катнашты. Катнашучылар, Закон проектын карап, аны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары каравына кертү турында карар кабул иттеләр.

Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш унберенче утырышында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Андреева аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проектын кабул итү инициативасы белән чыкты. Ул Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә күчүче участокның халык яшәүдән буш булган 6 җир участогыннан торуын сөйләде. Ул шулай ук бу участокта «Динамо» спорт комплексын үстерү күздә тотылуын билгеләп үтте. Депутатлар мөрәҗәгатьне беренче, ә үзгәрешләр керткәннән соң икенче һәм өченче укылышта кабул иттеләр.

Закон проектларына муниципаль берәмлекләр чикләренең карта-схемалары һәм җентекле тасвирламасы кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International