27-28 февральдә «Архитектура һәм шәһәр төзелеше» темасы буенча укулар узачак

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда муниципаль районнарның генераль планнарын һәм җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш буенча кагыйдәләрен эшләү буенча актив эш алып барыла. Процессны тизләтү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән берлектә республиканың муниципаль берәмлекләренең генераль планнарын әзерләү өчен җаваплы муниципаль хезмәткәрләр өчен архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белем бирү семинарлар сериясен әзерләде.

Фокус-семинарлар 1 көнлек (10 акад.сәг.) укуга исәпләнгән. Шәһәр төзелешенең һәм генераль планнар белән эшләүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча укучылар исемлеге 2 агымга бүленгән.

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары һәм баш архитекторлары укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International