Урман зоналарында субъектлар чикләрен билгеләү эше аерым игътибар таләп итә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган эшче төркем утырышында катнашучылар урман зоналарында Татарстан Республикасы белән Чуаш Республикасы арасындагы чигенең проблемалы участоклары турында фикерләште. Утырышны видеоэлемтә режимында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.

Татарстан Республикасы чиген билгеләгәндә урман зоналары белән кайбер кыенлыклар килеп чыкты. «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУнең җир төзелеше проектлау бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин ике республика урман министрлыгы тарафыннан хәл ителергә тиешле участокларны билгеләде. Очрашу барышында шуларның кайберләре хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International