Чик билгеләгәндә, иң элек, халык мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Удмурт Республикасында. Визитның максаты – ике республика арасындагы чикне урнаштыру һәм килештерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Татарстанда республика чиген билгеләү эшен «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ башкара. Шулай ук бәхәсле мәсьәләләрдә объектив карарлар кабул итү өчен махсус эшче төркем булдырылды, аңа республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кертелде.

Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы арасында чикнең озынлыгы – 819 км. Бүгенге көндә кайбер бәхәсле участоклар бар. Киңәшмәдә катнашучылар теге яки бу карар кабул ителгәндә, иң элек, халык мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиешлеген билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы арасында чикне тасвирлау турында килешү 2020 елда төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International