Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару өчен программа сайлау.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасы уңышлы эшләп килә торган төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында Мәскәү өлкәсенең «Мособлгеотрест» ДБУ вәкилләре белән видеоконференция үткәрелде.
Проектны эшләүчеләр тарафыннан Мәскәү өлкәсенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасы тарихы тәкъдим ителде, шулай ук әлеге системаны алып барганда җирле үзидарә органнарының, Мәскәү өлкәсе башкарма хакимияте органнарының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлеге структурасы тасвирланды. Шулай ук Мәскәү коллегалары Мәскәү өлкәсенең Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасы структурасы һәм шәһәр төзелеше документациясенең төрләрен бирү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең технологик процесслары турында сөйләделәр.
Мәскәү өлкәсенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасын булдыру тәҗрибәсе Татарстан Республикасы системасын эшләгәндә исәпкә алыначак.