Торак пунктларның чикләрен үзвакытында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кую өчен районнарның Фонд белән тыгыз хезмәттәшлеге кирәк

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмә барышында шундый нәтиҗә ясалды.

Минзәлә районы һәм Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды вәкилләре катнашындагы киңәшмәне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов уздырды.

Катнашучылар Татарстан Республикасы Минзәлә районының территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Районда барлыгы 19 авыл җирлеге, 1 генплан эшләнгән һәм расланган,7 генплан төрле башкаручылар карамагында. Моның белән бәйле рәвештә, сыйфатлы продукт алу өчен, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән техник биремнең бердәм формасын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International