ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасындагы чикне үтү буенча киңәшмә үтте.
Катнашучылар мәсьәләнең мөһимлеген билгеләделәр һәм эшләрне тиз арада тәмамлау белән кызыксынуларын белдерделәр. Онлайн очрашу барышында катнашучылар кайбер проблемалы зоналар турында фикер алыштылар һәм эш планын билгеләделәр.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасындагы чикнең озынлыгы – 325 км. Татарстан ягыннан Марий Эл белән Яшел Үзән, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач районнары чиктәш.