Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү һәм топографик планшетларны цифрлаштыру буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру мәсьәләсе буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырыш ике өлештән торды. Беренче өлештә Татарстан Республикасында әлеге системаны булдыру буенча оештыру мәсьәләләре каралды: профильле эшче төркем әгъзалары составы, дәүләт хакимияте органнары һәм башка учреждениеләр арасында дәүләт-шәхси партнерлык булдыру вакытында үзара хезмәттәшлек принцибы турында фикер алышынды.
Утырышның икенче өлешендә катнашучылар топографик планшетларны цифрлы фотматка күчерү проблемалары һәм инженерлык челтәрләренең урнашуы турында мәгълүмат алып баруның агымдагы торышы турында фикер алыштылар.