“ТР пространство белешмәләре фонды” ДБУ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2018 елның 24 декабрендә оештырылды. Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре: пространство белешмәләре фондын булдыру һәм аны актуальләштерү, республиканың татар телендә географик атамаларының каталогын булдыру һәм алып бару, генераль планнар булдыру һәм стандартлаштыру, республика чикләрен билгеләү, республика шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын булдыру һәм алып бару.
Министр фонд хезмәткәрләренең эш урыннарын карады һәм учреждение эшчәнлеге белән танышты.
Учреждениенең штаты бер елда тупланды. «Остазлык» проекты эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Әлеге проект яңа хезмәткәрләр эшенең тиешле нәтиҗәлелегенә мөмкин кадәр кыска вакытта ирешергә мөмкинлек бирә. Уңай мораль-психологик климат формалаштыру һәм саклап калу өчен чаралар оештырыла.
Учреждение тарафыннан республика муниципаль районнары җирлекләренең генераль планнарын әзерләү чираты критерийлары билгеләнде. Алар нигезендә юл картасы төзелде. Әлеге юл картасы буенча авыл җирлекләренең генераль планнары эшләнә башланды.
Шулай ук Фәнил Әһлиуллинга Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшнең барышын күрсәттеләр. Республика чигенең озынлыгы 3,4 мең километрдан артык. Бүгенге көндә эшләр Россия Федерациясенең 4 субъекты белән берлектә алып барыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.