ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика территориясендә су басу зоналарын билгеләү сораулары каралды

2019 елның 8 ноябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә су басу зоналары чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә су басу зоналарын билгеләү, мәгълүматларны ТР муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документларына һәм күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эш этаплары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International