Иннополис университеты 2140 дәүләт хезмәткәрен укытачак, алар арасында ТР пространство белешмәләре фонды вәкилләре дә бар

2019 елның 25 октябре, җомга

Укулар Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Тула өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләреннән дәүләт секторы һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен узачак. Тыңлаучылар 7 юнәлеш буенча белем ала — мәдәният, сәнәгать, дәүләт хезмәтләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, бюджет һәм HR.

Уку ике белем бирү программасы буенча уза. «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «CDO (Chief Data Officer) — мәгълүматларга нигезләнгән идарә» программасы булдырылды. CDO программасы буенча укыту октябрь аеннан 2019 елның ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International