ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика территориясендә су басу зоналарын билгеләү сораулары каралды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендә, «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре катнашында үзды.

Татарстан Республикасы территориясендә су басу зоналарын кадастр исәбенә кую йөкләмәсен үтәү максатыннан, киңәшмәдә катнашучылар эшче төркем төзү турында карар кабул иттеләр. Бу эшне турыдан-туры башкаручылар белән берлектә тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук киңәшмәдә «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының әлеге мәсьәлә буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International