ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2022 ел
җомга

Россия Федерациясенең туристик территорияләре өчен мастер-план бүлеген эшләү сораулары буенча узган очрашулар нәтиҗәсендә, "Туризм.РФ Корпорациясе" АҖ шәһәр төзелеше документларын әзерләү өлешендә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ катнашуы мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

2022 елның июнендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә “Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ сайтында Россия Федерациясенең 10 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен дә географик объектлар атамалары реестры яңартылып урнаштырылды.

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” белән муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Фәнил Әһлиуллин рәислегендә эш төркеме утырышы узды. Көн кадагына Татарстан Республикасы белән Ульян өлкәсе арасында чик узу эш проектын раслау чыгарылды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан оештырылган магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына караган таләпләрне үтәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү сораулары буенча муниципаль районнар белән берлектә киңәшмә узды.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләр фондында укыту семинарлары циклы дәвам итә. Бу юлы Фонд җитәкчеләре өчен “Учреждениедә килешү мөнәсәбәтләре” темасына презентация тәкъдим ителде.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының  утыз икенче утырышы узды. Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 32 мәсьәлә кертелгән иде, алар арасында РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүләрне раслау каралган иде.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге вәкилләре белән районның шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сораулары буенча киңәшмә узды.

РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итүенчә, җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре турындагы мәгълүмат, шулай ук пространство белешмәләре бер цифрлы платформага тупланачак. Бу җир һәм күчемсез милек хокукларын теркәү сферасында бизнес һәм гражданнар өчен дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк. Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International