ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге вәкилләре белән районның шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сораулары буенча киңәшмә узды.

РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итүенчә, җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре турындагы мәгълүмат, шулай ук пространство белешмәләре бер цифрлы платформага тупланачак. Бу җир һәм күчемсез милек хокукларын теркәү сферасында бизнес һәм гражданнар өчен дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк. Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә 30 муниципаль район Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән СТП аша торак пункт чикләрен билгеләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.

Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы икенче, төп укылышта дача амнистиясе турындагы законның гамәлгә ашырылуын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июненә кадәр күчерү проектын кабул итте. Бу гражданнарның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

2021 елда Россиядә Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурсын булдыру буенча эксперимент тормышка ашырылды, шул исәптән Татарстан Республикасының Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында. Проект дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мәгълүмат системаларында булган төрле ресурсларны берләштерергә, системалаштырырга һәм аларның кабатлануын юкка чыгарырга тиеш иде.


5
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Эколог хезмәттәшләребезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Эшчәнлегегез һәрвакыт югары бәяләнсен, дөнья тагын да чиста, тагын да юмартрак булсын. Үзгәрешләр җиле һәрвакыт яхшыга таба гына иссен!


3
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение) тарафыннан махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен ачыклау буенча эш алып барыла.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләрне билгеләү буенча эш «Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез мөлкәт объектларын кадастр исәбенә кую» максатчан моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан бирле алып барыла. Шул ук елны Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикне билгеләү буенча актив эш башланды.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кирмәнендә Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча Килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров имзаладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International