ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов уздырды.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Киров өлкәсе коллегалары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Катнашучылар чикне билгеләү буенча эшләрне үткәрү тәртибе турында фикер алыштылар, бу өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар һәм үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Биектау муниципаль районы муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында», «Лаеш муниципаль районы муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләде. Закон проектларына муниципаль берәмлекләр чикләренең карта-схемалары һәм тасвирламасы кертелгән.


27
март, 2020 ел
җомга

«Цифрлы икътисад» милли проектының төп максатларының берсе – бердәм мәгълүмати-телекоммуникация инфраструктурасы кысаларында югары тизлекле тапшыру, эшкәртү һәм саклау мөмкинлеген тәэмин итү.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.


6
март, 2020 ел
җомга

2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы чиге турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән берлектә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә укыту семинарын әзерләделәр. Укыту генераль планнарын һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү процессын тизләтү һәм аларның сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда муниципаль районнарның генераль планнарын һәм җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш буенча кагыйдәләрен эшләү буенча актив эш алып барыла.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән географик атамаларның дәүләт каталогында теркәлгән мәгълүматлар һәм материаллар белән алышу турында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International