ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

“Төзелеп килүче Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле машина юлы” М-12 объекты төзелеше кысаларында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Апас муниципаль районнары территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә ачык сервитутлар билгеләү соравы буенча киңәшмә үтте.

 


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 17 ноябрендә Дәүләт Думасына “Геодезия, картография,  пространство белешмәләре законына һәм РФ аерым закон чыгару актларына төзәтмәләр кертү турындагы” Федераль законына һәм “РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы" хөкүмәт закон проекты кертелде.


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия Республикалары арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә ярдәмендә очрашуда Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиллзре дә катнашты.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Башкортостан, Марий Эл республикалары һәм Самара өлкәсе белән Татарстан чикләрен билгеләүче эш проектларын раслау буенча чираттагы киңәшмә үтте.


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2022 елның гыйнварендә Гайдар форумы кысаларында "Цифрлы югарылыклар" IT-проектлар премиясе финалы үтәчәк.


29
октябрь, 2021 ел
җомга

"ТР Пространство белешмәләре фонды"  ДБУ җитәкчелеге авыл җирлекләренең территориаль планлаштыру документларын җитештерү сораулары буенча Татарстанның муниципаль районнары башлыклары белән берлектә үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Очрашуны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

26 октябрьдә “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару сораулары буенча киңәшмә үтте.

Россия Минцифрасы "Милли технологик инициативалар Университеты 2035" белән берлектә "Цифрага әзер!" интенсивын үткәрәчәк.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эш төркеме киңәшмәсен үткәрде. Видеоэлемтә ярдәмендә җыелышка Чувашиянең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Росреестр Идарәсе, “ФКП Росреестр” ФДБУ филиалы вәкилләре дә кушылды.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Министр Фәнил Әһлиуллин видеоэлемтә ярдәмендә Башкортостан вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Алардан Башкортостанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International