Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогы

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" учреждениесе эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше - рус һәм татар телендә Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогын булдыру һәм алып бару.

Бу каталог географик объектлар атамаларын бертөрле куллану, аларны исәптә тоту һәм саклау максаты белән булдырылды. Хәзерге вакытта биредә 3000нән артык торак пункт атамалары исәпләнә (шәһәр, бистә, авыл һәм тимер юл станцияләре). Алар алфавит тәртибендә, теркәлү номеры белән бергә күрсәтелгән. Алга таба каталог географик объектларның башка төрләре белән тулыландырылачак: елга, табигый ызан, таулар, тыюлыклар һәм башкалар. 

ТР географик объектлары атамалары каталогында бирелгән мәгълүмат белән дәүләт органнары, оешмалар, ММЧ һәм РФ гражданнары куллана ала. Өстәмә мәгълүмат алыр өчен, махсус гариза язып, аны fpd.rt@tatar.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогы:

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 30 мае, 11:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International