Татарстан Республикасында торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

2026 елның 19 июне, җомга

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләрен гамәлдән чыгару, шулайук генераль планнар эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чараны Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов үткәрде. Киңәшмәдә республика проект оешмалары вәкилләре, муниципаль районнар, ТР Пространство мәгълүматлары фонды җитәкчелеге, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар шәһәр төзелеше документациясен әзерләүнең агымдагы мәсьәләләрен анализладылар. Генераль планнар эшләү кысаларында торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча эшләр барышы һәм шәһәр, авыл җирлекләрен гамәлдән чыгару процедурасы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International